Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнашты.

Утырыш барышында министр парламентарийларга ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турындагы республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тәкъдим итте.

Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законын федераль законнарның үзгәргән таләпләренә туры китерү һәм җәмәгать тәрбиячеләре институтын алга таба үстерү максатларында эшләнгән.

“Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында”гы республика законының 3 статьясында җәмәгать тәрбиячеләре беркетелергә мөмкин булган балигъ булмаганнар категорияләре билгеләнгән. Эшләнгән закон проекты белән күрсәтелгән исемлекне киңәйтергә тәкъдим ителә. Беренче чиратта сүз мәгариф оешмаларында профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар турында бара.

“Бу - деструктив тәртип күрсәтүче балигъ булмаганнар, аерым алганда, “буллинг” (бер кешенең икенчесен агрессив эзәрлекләве), шулай ук “скулшутинг” һәм “колумбайн” хәрәкәте тарафдарлары (мәгариф учреждениеләре территориясендә кораллы көч куллану), - дип белдерде министр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International