Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты.
Утырышта Ассоциациянең 15 съезды йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралары планын үтәүнең барышы турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырыш «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашында узды.