Юстиция министрлыгында авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Әлмәт һәм Апас муниципаль районнары башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чарада Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айнур Исхаков, Апас муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Эльмира Шакирова, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, торак пунктлардан килгән сорауларга җаваплар бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Расыйх кызы актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару буенча вәзгыять турында хәбәр итте.

 Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә тукталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International