Административ штрафларны түләттерү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәза билгеләү турындагы карарларның үтәлеше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкару эшчәнлеге бүлеге башлыгы  А.В.Зиннәтова, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең документлар белән тәэмин ителеш һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы С.А.Комзалова, Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Г.И.Касыймова катнаштылар.

Киңәшмә барышында  Г.Х.Гыйсмәтуллина 2015-2016 еллар өчен һәм агымдагы елның 9 аенда административ җәза билгеләү өчен суд приставларына юлланган карарларның саны турында әйтте,  Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан юлланган материаллар буенча үтәтү эшчәнлеген үз вакытында башламау кыенлыгы булуын белдерде.

Суд приставлары хезмәте вәкилләре башкарма документлар буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре турында белдерделәр.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча административ законнарны үтәү барышында булган җитешсезлекләрне бетерү буенча уртак чаралар билгеләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International