Мәскәү суд районы буенча җәмәгать судьясы бинасын ачу

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча (Химиклар ур., 49) җәмәгать судьясы бинасының тантаналы ачылышы булды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Мәскәү район суды рәисе К.И.Галишников, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.В.Михайлов, башка рәсми затлар катнашты.

Чакырылган затларга Мәскәү суд районы буенча 4, 6, 7, 8 нче суд участокларының төзекләндерелгән биналары тәкъдим ителде: суд утырышлары залы, җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары кабинетлары, гаепләнүчеләрне аерым ишектән кертү юлы булган конвой бүлмәсе, аш кабул итү бүлмәсе бар биредә. Бина сак-янгын куркынычсызлыгы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы пультына  хәбәр җибәрү каралган хәвеф сигнализациясе белән җиһазландырылган. Керү юлында стационар металл тикшергеч урнаштырылган. Кондиционер системасы бар. Хәрәкәтләре чикле кешеләр өчен пандус, чакыру төймәсе, аерым санузел каралган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков җәмәгать судьяларын һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләрен суд участоклары биналарының капиталь төзекләндерүдән соң кабат эшли башлаулары белән тәбрик итте. И.Ш.Халиков шулай ук җәмәгать судьялары институты кертелгән чакта скептикларның, төрле шикле фикерләрнең күп булуын, әмма тормышның барысын да үз урынына куюын билгеләп узды: бу гадел хөкемнең бик мөһим һәм кирәкле институты.  “Кешеләр сезгә, җәмәгать судьяларына ышандылар, бу эшне дәвам итү кирәк”, - диде Премьер-министр.

Шул ук көнне И.И.Гилазов, Л.Ю.Глухова, Р.Ф.Гафаров Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган 7 нче, 10 нчы җәмәгать судьялары суд участокларын карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International