Иң массакүләм чаңгы бәйрәме «Россия чаңгы юлы -2010» кичә республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында узды. Анда төрле яшьтәге татарстанлылар җыелдылар. Республика башкаласында гына да стартка 5 меңнән артык кеше чыкты.
Лебяжье күле чаңгы бәйрәменең үзәге булды. Анда 2013 метрга VIP-чабышка старт булды. VIP-чабышта катнашучылар арасында ТР юстиция министры М.М.Корманов беренче булды. Министр – чаңгы ярышларында яңа кеше түгел, ул “2007 елгы Россия чаңгы юлы” vip-чабышы җиңүчесе. Мидхәт Мәзгут улы кыш җитүгә үзлегеннән даими тренировка ясый башлый. Чаңгы юлында җиңү – көн саен тренировкалар ясау нәтиҗәсе. «Россия чаңгы юлы -2010» җиңүчесенә призлы кубок һәм диплом бирелде. Котлыйбыз!
Икенче спорт мәйданчыгында - М.Горький исемендәге культура һәм ял паркында – Юстиция министрлыгы командасы да ярышка кушылды, ләкин бер бәйгедә дә призлы урыннар яулый алмады. Барысының да кәефләре яхшы иде. Моңа массалы бөтенроссия чарасында һәм Ванкуверда кышкы олимпиада үткәрү көннәрендә спорт хәрәкәтендә катнашу теләге генә түгел, бигрәк тә суык һәм кояш, алсу битләр, коймак һәм шашлык исе ярдәм итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша Татарстан җәмәгать судьяларының 190 суд участогына язылырга мөмкин. Электрон чират түбәндәге хезмәтләрне алу өчен эшли:
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктантта - “Җиңү диктанты”нда катнашучыларны сәламләде.