Дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2015 елның 24 апреле, җомга

2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.

Тикшерү барышында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршы тору комиссиясенең, дәүләт граждан хезмәткәрләренә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләве, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыруның, шулай ук, программада каралган башка чараларның үтәлеше каралды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнарның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләргә материаллар урнаштыруның бердәм таләпләрен раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225нче карарына ярашлы рәвештә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эшчәнлек буенча бөтен шартлар тудырылган булуы билгеләп үтелде.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре турында дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге мөдире Ш.К.Сәлимгәрәев, шулай ук, коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыруга җаваплы хезмәткәр Е.Ю.Питернова белән сөйләшкәннән соң, коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшне камилләштерүгә кагылышлы гомуми киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International