“Кодекс” системасын куллану нәтиҗәләре каралды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республика башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән “Кодекс” АМС куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Кодекс” системасы республикада 2018 елдан бирле кулланыла. Система нормалар иҗат итү эшчәнлегендә иҗтимагый хакимият органнарының актив ярдәмчесе.

“Кодекс” АМС кулланып, республиканың 45 мең норматив хокукый акты яки система тарафыннан ачыкланганнарның 80% ы законнарга туры китерелде.

Министрлыкта бүлек башлыгы Ралия Гарифуллина җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 3 аенда системада эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Бүлек башлыклары Эльмира Слепнева һәм Наталья Казанцева республика башкарма хакимият органнары актларында законнарга туры килмәүләрне бетерү мәсьәләләрен карадылар.

Чарада “Кодекс” мәгълүмат компаниясе” АҖнең “Төбәк законнары аналитигы”  проекты җитәкчесе Александр Старобинец катнашты, ул катнашучыларны системада эшләргә өйрәтте.

Киңәшмәдә шулай ук Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Артем Галәветдинов, Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгын күзәтү буенча 1 нче бүлеге прокуроры Оскар Юзлибаев, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары, республика башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты.

 Мөхәррәм Ибәтов республика актларын һәм муниципаль актларны системаны кулланып законнарга туры китерү динамикасын анализлады.

Чара нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга нормалар иҗат итүдә “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International