Татарстан Республикасы буенча “Ватанны саклаучылар” фондында гражданнарны кабул итү

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү, шул исәптән юридик ярдәм күрсәтү дәвам ителә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча атна саен гражданнарны кабул итә.

 Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятулловка 9 катнашучы мөрәҗәгать итте, аларга гамәлдәге законнар нигезендә җентекле аңлатмалар бирелде һәм вәкаләтле, күзәтчелек органнарына гаризалар проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтелде.

 Кабул итү барышында еш кына аталыкны билгеләү, бер тапкыр бирелә торган түләү алу, хәрби-табиб комиссиясен узу, коммерцияле булмаган фонд ачу, торак мәсьәләсе, кулланучылар хокукларын яклау, башкарма производство, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International