Түбән Кама муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта республиканың Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының хокук бүлеге башлыгы Рөстәм Зарифуллин, Түбән Кама муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнардагы, аерым алганда, аерым категория гражданнарның мөлкәт, торак мәсьәләләренә, социаль яклауга кагылышлы һәм башка өлкәләрдәге мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Түбән Кама районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International