Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

17-18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” темасына семинар узды.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алу.

Стажировканы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Минзәлә, Түбән Кама муниципаль районнары Советлары, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты, Лениногорск муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре һәм белгечләре үткәрде.

Стажировканы ябуда юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыкларны тапшырды һәм белемнәрен алдагы эштә нәтиҗәле файдалануларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International