Тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча эш киңәшмәсе

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

 Хисап чоры башланыр алдыннан 20 декабрьдә җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, аларның үтәлеше турында хисап һәм мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында эш киңәшмәсе узды.

 Чарада административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча хисап мәгълүматларын биргән өчен җаваплы затлар катнашты.

Хисапларны төзегәндә була торган җитешсезлекләр турында фикер алышынды, дөрес булмаган мәгълүматларны бирмәү өчен аларны тутыру буенча тәкъдимнәр бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары һәм суд приставлары хезмәте белән алга таба үзара хезмәттәшлеге ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International