Татарстан Республикасы Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогының күчүе

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы суд участогы «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» программасы кысаларында ремонт эшләре үткәрелгән, гомуми мәйданы 231,3 кв.м булган, Гагарин урамы, 80 нче йорт адресындагы уңайлы бинага күчте. Суд участогы барлык кирәкле эш урыннары, аерым алганда: судья кабинеты, суд утырышы залы, җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләренең кабинетлары, архив һәм конвой бүлмәләре, сервер бүлмәсе һәм суд приставы бинасы белән тәэмин ителгән. Суд участогында стационар металлодетектор, видеокүзәтү урнаштырылган, янгын сүндерү һәм тревога сигнализацияләре монтажланган. Суд участогы хезмәткәрләрен өй туе белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International