БИМ-радиода туры эфир

2021 елның 25 июне, җомга
Бүген БИМ-радиода туры эфирда юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов тыңлаучыларга министрлыкның «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» Татар республика бүлеге белән хезмәттәшлеге һәм начар ишетүчеләргә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү буенча уртак чаралар үткәрү турында сөйләде. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль якланмаган категорияләр өчен эш урыннары булдыру бүлеге башлыгы Елена Кибардина һәм «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» нең Татар бүлеге юристы Айсылу Ситдыйкова инвалидларны халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан эшкә урнаштыруда ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге Татарстан Юстиция министрлыгында түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт. Хокукый консультация түләүсез юридик ярдәм алу өчен категориягә бәйсез рәвештә алдан язылу буенча һәр сишәмбе саен 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәм һәр пәнҗешәмбе 10:00 дән 13:00 гә кадәр күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International