Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Юстиция министрлыгында Татарстанның Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.

Административ-техник инспекция идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре хокук бозуларны ачыклау һәм административ эш кузгату буенча гамәли күнекмәләр белән уртаклаштылар, административ беркетмәләр төзү тәртибе, административ материалларны карау үзенчәлекләре турында сөйләделәр, шулай ук административ комиссиянең җәза билгеләү турындагы карарларын үтәүне тикшереп тору мәсьәләләрен кузгаттылар. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле административ штрафларны түләтүне оештыру турында аңлатты.

 Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре муниципаль административ комиссияләр төзү буенча Татарстан законнарындагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләделәр, шулай ук профилактик чараларның мөһимлеген һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү турында хисап мәгълүматларын төзүнең дөреслеген билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, стажировка кысаларында хокук бозулар составының конкрет мисалларында беркетмәләр төзү буенча практикум үткәрелде һәм «түгәрәк өстәл» режимында актуаль темалар буенча сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International