Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Ярославль өлкәсе җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү агентлыгы белән онлайн режимда киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы һәм Ярославль өлкәсе Хөкүмәте арасында 2010 елның сентябрендә Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде. 2020-2024 елга әлеге Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Ярославль өлкәсендәге коллегалары белән җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар белән тәэмин ителеш, суд участокларында суд эшләрен оештыру, җәмәгать судьялары тарафыннан салына торган штрафлардан бюджет керемнәрен администрацияләү функцияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү өлешендә эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International