Хезмәт законнарындагы яңалыклар турында белем бирү семинары

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн-режимда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде. Семинар барышында хезмәт законнарындагы төп яңалыклар турында җентекләп сөйләделәр һәм әлеге тема кысаларында актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Айрат Гаянов, Казан шәһәре прокуроры ярдәмчесе Диләрә Бикмөхәммәтова, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Раушания Сөләйманова катнаштылар.

Семинарда муниципаль хезмәткәрләр прокурор күзәтчелегенең актуаль практикасы, шулай ук хезмәт законнары өлкәсендә суд практикасы белән дә таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International