Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе

2020 елның 28 августы, җомга

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Министрлык коллективын елның бу мөһим вакыйгасы белән, шулай ук якынлашып килүче бәйрәм – Татарстан Республикасы көне белән котлады. Министр, бу елда ТАССР Юстиция халык комиссариаты оешуга 100 ел тулу, шулай ук Татарстан җәмәгать юстициясенә 20 ел тулу билгеләп узылганлыктан, быелгы елның  министрлык өчен тарихи әһәмияткә ия булганлыгын да ассызыклап узды.

Юстиция министрлыгы коллегаларын лаеклы бүләкләре белән тәбрик итә! Купьеллык хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, һөнәри эшчәнлегегездә яңа үрләргә ирешүегезне телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International