Министрның Чистай муниципаль районы Советы утырышы эшендә катнашуы

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген Чистай шәһәрендә район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узган Чистай муниципаль районы Советының чираттагы илленче утырышында катнашты.

Совет утырышында 2020-2022 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм Чистай муниципаль районының якындагы елларга бюджетын карадылар, шулай ук 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына өстәмә чаралар бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләсе каралды. Барлык мәсьәләләр буенча бердәм карарлар кабул ителде.

Утырыш эшендә шулай ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Александр Тыгин, Алсу Тарханова, Шамил Яһудин, Халит Гарифуллин, шәһәр прокуроры, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең бүлек башлыгы, районара тикшерү бүлеге башлыгы, Чистай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, район Советының, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International