Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш суд районнары суд участокларына эш сәфәре

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

2018 елның 3 апрелендә  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова катнаштылар.
Уздырылган очрашулар кысаларында электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын актив файдалану,  почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү, цифрлы IP-телефония куллануның актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләрен үтәү буенча фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International