Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге”ндә  инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” муниципаль казна учреждениеләре вәкилләре катнаштылар.

39 гражданга консультация ярдәме күрсәтелде. Инвалидларны борчыган сорауларның күпчелеге социаль һәм пенсия белән тәэмин ителешкә, шулай ук җир, салым һәм милек законнарына кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язма формаларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге чараны уздыруда актив катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International