Ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2017 елның 16 мае, сишәмбе

2017 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Комитет тарафыннан “Татарстан Республикасында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу китапларын (акт китапларын) электрон формага күчерү вәкаләтләрен бирү турында” һәм  “Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары, шулай ук “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International