Гражданнарны күчмә кабул итү

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 елның 15 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов  расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә, суд карарлары үтәлеше һәм башкаларга кагылышлы рәвештә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр каралды.

Барлык сорауларга да җаваплар бирелде, гамәлдәге законар аңлатылды.

Гражданнарны күчмә кабул итү ахырында районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы затлары катнашында эш киңәшмәсе уздырылды.

Киңәшмәдә муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, муниципаль регистрны алып бару, шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика адреслы программасын алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

М.М.Ибәтов авария хәлендәге торактан күчерелә торган гражданнарның торакка булган хокуклары үтәлеше белән бәйле четерекле мәсьәләләрне карады, гамәли һәм методик күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International