Муниципаль хезмәткәрләр өчен белем бирү семинары

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

2016 елның 3 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә җирле бюджетны формалаштыру һәм үтәү өчен җаваплы булган, шулай ук бюджет күзәтчелеген гамәлгә ашыручы муниципаль хезмәткәрләр өчен “Бюджет законнары. Җирле бюджетларны формалаштыру” темасына видеоконференция режимындагы семинар узды.

Семинар барышында бюджет турындагы законнарга үзгәрешләр керүгә бәйле рәвештә җирле бюджетлар формалашу һәм үтәлүгә караган мәсьәләләр, шулай ук бюджет законнарының гадәти бозылу очраклары каралды.

Семинарда Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча идарә икътисады өлкәсендә законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге өлкән прокуроры Р.Ш.Бариев, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының төбәкләр бюджетлары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы И.И.Яхин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация бирү-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International