Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2016 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Ш.Ш.Яһудин рәислегендә үткән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнаштылар.

Көн тәртибенә “Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының «Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында» 2011 елның 20 маендагы 53 номерлы һәм 2015 елның 10 февралендәге 90 номерлы карарларының үтәлешенең барышы турында” контроль мәсьәләләре дә кертелгән иде.

Н.В.Рагозина Комитет әгъзаларына Комитетның әлеге карарларындагы парламентарийлар рекомендацияләренең Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы тарафыннан ничек үтәлеше турында мәгүлүмат бирде, “2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтының үсеше” подпрограммасында каралган чараларның үтәлеше мәсьәләләренә ачыклык кертте. Комитет әгъзаларының сорауларына төгәл җаваплар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International