Электрон документ әйләнеше системасында эшләргә өйрәтү

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары суд эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешләренең берсе булып төрле информацион системаларны, аерым алганда, электрон документ әйләнеше системасын кертү тора
2012 елдан бирле Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары аппаратлары Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының ведомоствоара электрон документ әйләнеше бердәм системасына тоташтырылган. Әмма практика күрсәткәнчә, системаны көнсаен куллануга карамастан, аның бөтен мөмкинлекләре файдаланылмый.
Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Мәгълүмати проектлар белән идарә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берлектә даими рәвештә укулар уздыра, алар суд участокларына чыгып та үткәрелә.
2015 елның 27 маенда Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары суд участоклары конференц-залында Татарстан Республикасының Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Тукай районы җәмәгать судьялары һәм суд участоклары хезмәткәрләре өчен чираттагы укулар уздырылды.
Семинар эшендә Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьёв, Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире А.Г.Сафин, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Набиуллин, ҖЧҖ “Мәгълүмати проектлар белән идарә” белгече М.А.Печенко катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International