Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышы

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

2014 елның  18 ноябрендә  Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышында катнашты, утырышны республика парламенты башлыгы Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды.   

 Бу чара уңаеннан Татарстан Республикасы Менделеевск районында республика буенча бишенче Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасы уздырылды.  Бу районда сигез милли-мәдәни автономия бар – татарларныкы, русларныкы, удмуртларныкы, керәшеннәрнеке, мариларныкы һәм башка халыкларныкы.

Татарстан халыклары ассамблеясенең бердәм портал ачылды, ул республикадагы барлык милли-мәдәни автономияләрнең интернет-ресурсларын берләштерә, алар 35 телдә эшли. Күчмә утырышта портал турында Халыклар дуслыгы йорты турында директоры Ирек Шәрипов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International