Квалификация арттыру курслары тәмамлану

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 43 хезмәткәре  Икътисадка идарә һәм хокук институтында  квалификация арттыру курсларын тәмамлады. Курсларны ябуда  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Нуриәхмәтов катнашты.

Уку-укыту планы мәсьәләләреннән тыш, алар җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең агымдагы проблемалары буенча фикер алышынды, шул исәптән хезмәт хакын түләү, оештыру һәм матди-техник мәсьәләләр каралды. Чара азагында кайбер хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International