Муниципаль районнарга чыгулар үткәрү турында

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Узган атнада муниципаль берәмлекләр (җирлекләр) җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары, советлар аппаратлары җтәкчеләре белән семинар-киңәшмәләр кысаларында Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре Әлмәт, Аксубай һәм Түбән Кама районнарына чыктылар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын чыгулар вакытында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тәкъдим итте, ул җирле үзидарә органнарының норма төзү эшчәнлеге мәсьәләләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Семинарда катнашучыларга түбәндәге юнәлешләр буенча мәгълүмат җиткерелде:
- “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән яңалыклар;
- муниципаль хокукый актлар кабул иткәндә һәм аларны алга таба Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына җибәргәндә очрый торган проблемалар һәм кимчелекләр;
- муниципаль хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә типик хаталар;
- җирле үзидарә органнарын гамәли эшчәнлекләрендә куллану өчен методик киңәшләр һәм үрнәк актлар белән тәэмин итү.
Чыгыш ахырында семинар-киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International