Биләгән вазыйфасына туры килүгә аттестацияләү нәтиҗәләре

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2014 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы булды, аны эшләр идарәчесе, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларын аттестацияләү комиссиясе рәисе С.А.Брусов алып барлы.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларын аттестацияләү комиссиясе утырышында дәүләт граждан хезмәткәрләренең түбәндәге биләгән вазыйфаларына туры килүе мәсьәләсе күтәрелде:
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы белгече; Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч; Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре; Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү хезмәткәрләрнең сыйфаты торышын, шәхси һәм һөнәри үзенчәлекләрен билгеләүгә, хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларын башкарырга әзерлек дәрәҗәсен һәм мөмкинлекләре югарылыгын ачыкларга юнәлдерелгән иде. Гамәли дәрәҗәдә төп максат кешенең биләп торган вазыйфасына туры килүен билгеләү булды.
Аттестацияләүгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 7 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, аттестацияләү комиссиясе карары белән аттестация үтүчеләрнең бишесе биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә, ә ике аттестацияләнүче һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү үткәннән соң биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә дип табылды.
Квалификация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституция хокукы һәм кеше хокукы кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераты В.П.Ганчурин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International