ХОКУКЫЙ МӘСЬӘЛӘЛӘР БУЕНЧА ВЕДОМСТВОАРА КООРДИНАЦИЯЛӘҮ КОМИТЕТЫ УТЫРЫШЫ УЗДЫ

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов алып барды.

Комитет тарафыннан түбәндәге закон проектлары хупланды:

  1.  “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
  2.  “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 46 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
  3. “Россия Федерациясе субъектларында суд участокларының саны һәм җәмәгать судьяларының гомуми саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International