Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

2018 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан эшләнә торган норматив хокукый актлар проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизаның актуаль мәсьәләләре» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Семинар барышында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокукый идарәсе башлыгы А.Б.Гревцов, Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсе башлыгы М.Б.Сөнгатуллин һәм башкалар катнаштылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау һәм норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник формалаштыру мәсьәләләре буенча белем бирү дә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International