ТР муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертелде

 
«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2018 елның 22 декабрендәге 113-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында»2009 елның 12 февралендәге  15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының 1 өлешендәге 2 пункты яңа редакөиядә бәян ителгән.
Кертелгән үзгәрешләр муниципаль вазыйфаны били торган затка даими нигездә бирелә торган гарантияләр исемлегеннән теләсә кайсы предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмаларның урындагы затлары тарафыннан беренчел чиратта кабул ителү хокукын юкка чыгара.
Шулай итеп, әлеге пункт белән муниципаль вазыйфа били торган затның беренчел чиратта бары тик әлеге зат муниципаль вазыйфа били торган муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарының урындагы затлары тарафыннан гына кабул ителү хокукы ныгытыла. 
«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында»2018 елның 22 декабрендәге  113-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Закон Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында 2018 елның 24 декабрендә урнаштырылган.
 
 

Соңгы яңарту: 2020 елның 16 марты, 17:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International