Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү

«Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү» дәүләт хезмәтен күрсәтүгә кагылышлы сораулар буенча мәгълүмат

Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалану тәртибе  турында» 2016 елның 22 августындагы 581 номерлы карары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» (алга таба – Регламент) 2016 елның 8 декабрендәге 01-02/306 номерлы боерыгы нигезендә күрсәтелә.

1. Дәүләт хезмәтенең аталышы – юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү (алга таба – рөхсәт бирү).

2. Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

Министрлык урнашкан урын: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00, җомга 9.00 дән16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 дән 13.45 сәгатькә кадәр.

Гаризаларны кабул итү графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, Министрлыкның эш сәгатьләрендә.

Җәмәгать транспорты белән «Университет» тукталышына кадәр килергә:

10, 10а, 30, 35, 35а, 54, 63, 91 нче автобуслар;

2, 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар.

Бинага керү пропуск һәм (яки) шәхесне ачыклаучы документ нигезендә.

Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең белешмә телефоннары: 8 (843) 222-60-41; 8 (843) 222-60-45.

Министрлыкның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайты адресы: http://www.minjust.tatarstan.ru, электрон почта адресы: minjust@tatar.ru.

3. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы – рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту турында Татарстан Республикасы юстиция министры карары белән рәсмиләштерелгән карар.

4. Дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәклеген дә исәпкә алып, дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документларны тапшыру (юллау) срогы – рөхсәт бирү яки рөхсәт бирүдән баш тарту яки дәүләт хезмәтен күрсәтүдән баш тарту турындагы карар әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар теркәлгән көннән башлап санала торган эш көннәреннән 10 көн эчендә кабул ителә.Дәүләт хезмәтен күрсәтү Министрлык таләбе буенча дәүләт органнарыннан һәм оешмалардан гариза бирүче тарафыннан бирелгән мәгълүматлар раслану (расланмау) турында мәгълүмат алынганга кадәр туктатылып торыла. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны тапшыру гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне башкарыла. Дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе булып торучы документны гаризада күрсәтелгән элемтә чарасы аша (почта аша, электрон адреска, факс белән) юллау  дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсе рәсмиләштерелгән һәм теркәлгән көнне гамәлгә ашырыла. 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарур һәм мәҗбүри булып торучы хезмәтләр күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле булган, гариза бирүче тарафыннан бирелергә тиешле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада да, аларны бирү тәртибе – рөхсәт алу өчен гариза бирүче тәкъдим итә:

а) Регламентка 11 кушымтада күрсәтелгән формадагы гариза;

б) нотариаль таныкланган күчермәләре булмаса, төп нөсхәләрен күрсәтеп, юридик затны гамәлгә кую документлары күчермәләре;

в) гариза бирүче вәкиленең вәкаләтләрен таныклый торган документ;

г) Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тиешле тармак органының Регламентка 2 нче кушымтада бирелгән форма нигезендәге, юридик затның  Татарстан Республикасының уңай эшлекле имиджын һәм (яки) аның инвестицияләрне җәлеп итүчәнлеген формалаштыруга һәм саклауга йогынты ясау потенциалына ия булуын раслаучы бәяләмәсе, яки түбәндәгеләрнең берсен раслаучы документлар:

юридик зат законнар нигезендә эре салым түләүче булып тора;

юридик зат билгеле бер товар базарында өстенлекле урынны алып тора;

акционерлык җәмгыятенең тавыш бирүче акцияләренең 25 процентыннан артыгы Татарстан Республикасы милкендә тора;

юридик зат тышкы икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасын дөнья базарында тәкъдим итә.

Документлар бер нөсхәдә биреләләр.

Гариза һәм документлар кәгазь күчергечтә, электрон формада яки соралган документларның вәкаләтле зат тарафыннан расланган күчермәләре рәвешендә дә, шул исәптән электрон формада да бирелә алалар.

Гариза бирүчедән юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү тәртибе турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 22 августындагы 581 номерлы карары белән расланган  нигезләмәдә каралмаган документларны һәм мәгълүматны бирүен, гамәлләр кылуын таләп итү тыела.

 

6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге - документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр табылмады.

7. Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төрле түләү алуның тәртибе, күләме һәм алу нигезләре – дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә.

8. Дәүләт хезмәте күрсәткәндә, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы алынучы түләүләрнең тәртибе, күләме һәм нигезләре, андый түләүнең күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп - зарури һәм мәҗбүри дәүләт хезмәтләре күрсәтү таләп ителми.

9. Дәүләт хезмәтен алучылар Министрлыкның, Министрлыкның урындагы затының яки Министрлыкның дәүләт граждан хезмәтенең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге тәртиптә Министрлыкка шикаять белдерү хокукына ия. Министрның дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле рәвештә кабул ителгән карарлары, аның гамәлләре (гамәл кылмаулары)  буенча шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшырыла.

Гариза язучы шул исәптән түбәндәге очракларда да шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризаны теркәү вакыты бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты бозылганда;

3) мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган документлар яки мәгълүмат яки гамәлләр кылу  таләп ителгәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү буенча тапшырылырга тиешле, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында баш тарту нигезләре каралмаган булса;

6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп ителгәндә;

7) Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә тапшырылган документларда җибәрелгән басма хаталарны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта;

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

10) дәүләт хезмәтен күрсәткәндә гариза бирүчедән документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда аларның булмавы һәм (яки) дөрес түгеллекләре күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле булган, яки дәүләт хезмәтен күрсәткән чакта кирәкле булган документлар яки мәгълүмат таләп итү, «Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешнең 4 пунктында каралган очраклардан тыш.

10. Дәүләт хезмәте күрсәтүне җайга салучы норматив хокукый актлар исемлеге:

«Дәүләт хезмәтен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2010, № 31, 4179 бит);

Россия Федерациясе Президентының «Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» 2012 елның 7 маендагы 601 номерлы Указы (Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru) 2012, 7 май, бастырып чыгару номеры: 001201205070016);

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» 2005 елның 6 апрелендәге 64-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (ТатарстанДәүләт Советы Җыелма басмасы, 2005, № 4, 344 ст.);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәсьәләләре» 2006 елның 22 февралендәге 68 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турындагы нигезләмә(«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнарының норматив актлары җыентыгы» журналы, 2006, № 10, 0272 ст.);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2010, № 46, 2144 ст.);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын куллану тәртибе турында» 2016 елның 22 августындагы 581 номерлы карары (Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru), 2016, 23 август);

Министрлыкның «Юридик затка аның исемендә Татарстан Республикасының рәсми атамасын куллану өчен рөхсәт бирү мөмкинлеге турында Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тармак органы бәяләмәсе формасын раслау турында» 2019 елның 12 апрелендәге 46од номерлы боерыгы (Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru) 2019, 22 август).

Юридик затлар исемнәрендә Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы органнар һәм урындагы затларның һәм аны күрсәтүне тикшерүдә тотуныгамәлгә ашыручы органнар һәм урындагы затларның реквизитлары

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Министр

(843) 222-60-00

minjust@tatar.ru

Министрның беренче урынбасары

8(843) 222-60-02

Aynur.Galimov@tatar.ru

Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы

 

8(843) 222-60-41

 

Elmira.Slepneva@tatar.ru

Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы

8(843) 222-60-07

Farida.Nurieva@tatar.ru

 

Татарстан РеспубликасыМинистрлар Кабинеты Аппараты

Адрес

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

420014, Казан шәһ., Ирек мәйданы, 1

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокукый идарә башлыгы

 

(843) 264-76-25

 

Marat.Dolgov@tatar.ru

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 15 октябре, 16:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International