Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмә

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.

Бер үк вакытта исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – Килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Моңа бәйле рәвештә, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче һәм оешма – юридик зат, юридик зат оештырмыйча, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), 2021 елның 1 гыйнварыннан, күрсәтелгән хезмәткәр тарафыннан бу период өчен эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән булса, 15 400 сумнан да ким була алмый.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена 12 792 сум күләмендә).

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Моңа бәйле рәвештә хезмәткәрләр, аларга эш вакытының айлык нормасын тулысынча үтәү (хезмәт бурычларын үтәү) шартларында хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк исәпләп бирелгән очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатларында Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Белешмә өчен: Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозу» 5.27 статьясы

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьяның 6 өлеше нигезендә, хезмәт хакы, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында гамәлгә ашырыла торган башка түләүләр түләмәү яисә тулысынча түләмәү, әгәр бу гамәлләр җинаять җәзасы бирелә торган гамәлдә булмаса, яисә эш хакын хезмәт законнарында каралган күләмнән ким итеп билгеләү, -

кисәтү ясауга яки вазифаи затларга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - бер меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьяның 7 өлеше нигезендә, шундый хокук бозу өчен элегрәк административ җәзага тартылган, Кодексның  5.27 статьясындагы 6 өлешендә каралган зат тарафыннан кылынган шундый ук гамәл өчен, әгәр бу гамәл җинаять җәзасы бирелә торган гамәлдә булмаса,

вазыйфаи затларга егерме меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салуга яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләнүгә, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - ун меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

pdf
Скачать текст
PDF, 129.0 Кб

Дата публикации: 18.01.2021
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International