Хезмәт килешүен өзү
 
Хезмәткәр инициативасы белән:
 
Теләсә кайсы хезмәткәр үз теләге белән эштән китәргә хокуклы. Моның өчен эш бирүчене, тиешле үрнәктәге язма формадагы гаризаны шәхсән яки почта аша җибәреп, кисәтергә  генә кирәк.
Әгәр дә гариза шәхсән кертелә икән, аны кергән-чыккан хатларны теркәп торучы заттан (канцеляриядә, секретариатта һәм башкалар) теркәтеп алырга кирәк, әгәр почта аша юллана икән – теркәлгән кәгазьләрнең исемлеген һәм тапшыру турындагы белешмәне рәсмиләштерергә кирәк.
Гариза оешма җитәкчесе исеменә ирекле формада языла һәм хезмәткәр тарафыннан имзалана. Анда күрсәтергә кирәк:
- хезмәткәрнең эштән үзе теләп китүен;
- эштән азат ителү датасын;
- гаризаны рәсмиләштерү датасын.
Хезмәткәр эш бирүчене эштән китәргә теләве турында ике атнадан да соңга калмыйча кисәтергә тиеш. Гаризаны бирү көне эштән китү турында кисәтү ясалган көнгә керми.
Әмма хезмәткәр теләсә кайчан эштән китә ала торган искәрмәләр дә бар (хезмәт законнары эш бирүче ягыннан бозылганда).
Гариза шулай ук хезмәткәр тарафыннан ул авырып ятканда яки ял иткәндә дә бирелергә мөмкин.
 
Мөһим!
Эштән китү турында кисәтү срогы чыкканчыга кадәр хезмәткәр теләсә-кайсы вакытта гаризасын кире ала ала. Әгәр дә хезмәткәр урынына язма формада икенче хезмәткәр чакырып китерелмәгән булса, хезмәткәрне эштән азат итмиләр.
Эштән китү турында кисәтү срогы чыкканнан соң да хезмәт килешүе өзелмәгән һәм хезмәткәр эштән китәргә ашкынып тормый икән,  хезмәт килешүе гамәлдә кала.
Эштән китү турында кисәтү срогы чыкканнан соң хезмәткәр эштән туктый ала.
Соңгы эш көнендә (эштән азат ителү көнендә) эш бирүче хезмәткәр белән барлык исәп-хисап эшләрен ясап бетерергә  һәм аңа хезмәт кенәгәсен бирергә, шулай ук хезмәткәрнең язма гаризасы нигезендә  эш белән бәйле башка документларны (мисалга, хезмәт хакы турындагы белешмә) бирергә тиеш. 
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе сайты - https://git16.rostrud.ru
«КонсультантПлюс» компаниясе сайты (эштән китүгә гариза) - https://www.consultant.ru/law/ref/poleznye-sovety/uvolnenie/zajavlenie-na-uvolnenie/#1
 
Штат кыскару белән бәйле рәвештә эштән азат ителү:
 
1. Штат кыскару турында һәм яңа штат расписаниесе кертелү турында яки гамәлдәгесенә үзгәреш кертелү турында боерык чыгарыла
 
Боерыкта кыскартыла торган штат вазыйфалары күрсәтелә, кыскарту эшен уздыру өчен җаваплы урындагы затлар билгеләнә.
 
2. Мәшгульлек органы һәм беренчел профсоюз оешмасы планлаштырыла торган штат кыскару турында кисәтеләләр
 
Мәшгульлек органына һәм беренчел профсоюз оешмасына язма белдерү ике айдан да соңга калмыйча, штат кыскару аркасында массакүләм эштән азат ителү очрагында – конкрет хезмәткәрне эштән азат итү датасына кадәр өч айдан соңга калмыйча юлланырга тиеш.
 
Мөһим!
Әгәр дә белдерү процедурасы сакланмаган яки сроклар бозылган икән, эштән азат ителү законсыз дип танылырга мөмкин.
 
3. Эштә калуга өстенлекле хокуклары булган затларны билгели
 
Штат кыскарган чакта өстенлекле рәвештә эштә югарырак җитештерүчәнлеккә һәм квалификациягә ия булган хезмәткәрләр кала. Бер үк төрле җитештерүчәнлек һәм квалификация очрагында, калдыралар:
- алар карамагында ике яки аннан артыграк кеше (гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары) булган гаиләле хезмәткәрләрне;
- гаиләләрендә мөстәкыйль хезмәт хакы алып эшләүче башка кеше булмаган затларны;
- әлеге хезмәткәрдә эшләгән чакта эш урынында имгәнү (профессиональ авыру) алган хезмәткәрне;
- Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм хәрби бәрелешләр инвалидларын;
- эш бирүче юлламасы нигезендә эшли эшли белемнәрен күтәрүче хезмәткәрләрне.
Моннан тыш хезмәткәрләрнең кайбер категорияләре штат кыскару очрагында эштән азат ителергә тиеш түгелләр:
- авырлы хатын;
- өч яшькә кадәрге баласы булган хатын;
- 18 яшькә җитмәгән инвалид бала тәрбияләүче яки 14 яшькә кадәрге баланы ялгыз тәрбияләүче ялгыз ана.
 
4. Кыскартыла торган хезмәткәрләр кыскарту турында имза куйдырып кисәтеләләр
 
Кисәтү конкрет хезмәткәрне азат итү датасына кадәр ике ай алдан булырга тиеш. Ике ай узганчыга кадәр хезмәт килешүе хезмәткәрнең язма ризалыгы нигезендә, аңа эштән азат ителү срогына кадәр калган вакытка пропорциональ рәвештә уртача хезмәт хакы күләмендәге компенсация түләнеп, өзелергә мөмкин. 
Әгәр дә бу таләпләр үтәлмәсә, эштән азат итү законсыз дип табылырга мөмкин.
 
5. Кыскартыла торган хезмәткәрләргә эш бирүчедә булган башка вакансияләр тәкъдим ителә
 
Эш бирүче хезмәткәргә, аның сәламәтлек торышын исәпкә алып, үзендә булган башка вакансияләрне тәкъдим итәргә тиеш. Эш бирүче үзендә булган вакансияләрне хезмәткәрләр штатын кыскартуның барлык чорында тәкъдим итәргә тиеш.
Әгәр дә бу эшләнмәсә, эштән азат итү шулай ук законсыз дип табылырга мөмкин.
 
6. Хезмәткәр – профсоюз әгъзасы эштән азат ителгәндә беренчел профсоюз оешмасының сайлаулы органының мотивлаштырылган фикере сорала
 
Профсоюзның мотивлаштырылган фикерен җиде эш көне эчендә бирергә тиешләр, соңга калган очракта ул исәпкә алынмый. Профсоюз кыскарту белән килешмәгән очракта, ул өч эш көне эчендә эш бирүче белән өстәмә консультацияләр уздыра, аларның нәтиҗәләре беркетмә белән раслана.
Барыбер дә килешүгә килә алмаган очракта эш бирүче профсоюз фикерен сорап запрос ясаганнан соң 10 эш көне узгач кыскарту турында соңгы карарны кабул итәргә хокуклы. Профсоюз әгъзасы профсоюзның мотивлаштырылган фикерен алган вакыттан бер ай эчендә эштән азат ителергә тиеш.
Әгәр дә профсоюзның мотивлаштырылган фикере соралмаса яки аны алганнан соң эштән азат ителү срогы бозылса,  эштән азат ителү законсыз дип таныла.
 
7. Хезмәт килешүен өзү рәсмиләштерелә
 
Килешүне өзү тиешле формадагы боерык белән рәсмиләштерелә. Хезмәт кенәгәсенә РФ ХК 81 статьясының 2 пункты нигезендә штат кыскару буенча эштән китү турындагы язма кертелә.
Соңгы эш көнендә хезмәт хакыннан тыш хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы күләмендәге эштән киткәндә бирелә торган пособие дә түләнергә тиеш.
Шулай ук бу хезмәткәр эштән азат ителгәннән соңгы ике ай эченә уртача айлык хезмәт хакын алачак. Икенче айда әлеге саклана торган хезмәт хакын алу өчен хезмәткәр эш бирүчегә тиешле үрнәктәге гаризаны һәм әле башка эшкә урнашу турындагы язма кертелмәгән хезмәт кенәгәсен күрсәтә.
Соңгы эш көнендә хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе һәм соңгы ике ел өчен хезмәт хакы турындагы белешмә бирелергә тиеш.
 
8. Эштән җибәрелүгә судта шикаять белдерү
 
Хезмәткәр эш бирүченең, үзенең яшәү урыны яки хезмәт килешүе үтәлгән урын буенча район судына эштән азат ителүнең законсыз булуы турындагы гариза белән, үзен эшкә кире алуларын яки мәҗбүри эшсез йөргән көннәр өчен акча түләттерүне дәгъва итеп мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Моны хезмәткәр кулына эштән азат ителү турындагы боерык күчермәсе, хезмәт кенәгәсе бирелгәннән яки хезмәткәр хезмәт кенәгәсен яки  эштән азат ителү турындагы боерык күчермәсен алудан баш тарту көненнән соңгы бер ай эчендә эшләргә кирәк.
Законсыз нигездә яки эштән азат итү тәртипләрен бозып эштән азат ителгән хезмәткәрне  эшенә кире алалар. Аның гаризасы нигезендә суд хезмәткәрне эшенә кире кайтармаска, ә мәҗбүри эшсез йөргән вакыт өчен эш бирүчедән хезмәткәр файдасына уртача хезмәт хакын гына түләттерергә яки эштән азат ителү формулировкасын үзе теләп эштән китте дигән формага үзгәрттерергә дә мөмкин.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе сайты - https://git16.rostrud.ru
 
Авырлы хезмәткәрне эштән азат итү:
 
Гомуми кагыйдәләр нигезендә эш бирүче авырлы хезмәткәрне, вакытлы хезмәт килешүенең срогы чыккан булса да,  эштән азат итә алмый. Мондый очракта килешү авырлы хезмәткәр ялга киткәнче озайтылырга тиеш,  ә аңа авырлы булу һәм бала табу белән бәйле рәвештә отпуск бирегән очракта – мондый отпуск беткәнче озайтыла.
Авырлы хезмәткәр белән вакытлы хезмәт килешүен өзү түбәндәге очракларда мөмкин:
- хезмәткәр ханымның үз ризалыгы;
- яклар килешүе нигезендә. Хезмәт килешүен өзү турында килешү эштән азат ителүнең сәбәбен һәм датасын үз эченә алырга тиеш. Ул ике нөсхәдә төзелә һәм сезнең тарафтан да, эш бирүче тарафыннан да имзалана;
- авырлы хезмәткәр вакытлы хезмәт килешүен озайту белән бәйле гамәлләрне үтәмәгән очракта. Хезмәт килешүе срогын озайту өчен сезгә эш бирүчегә мондый озайту турында язма гариза һәм авырлы хезмәткәрнең хәлен раслый торган белешмә бирергә кирәк;
- вакытлыча эштә булмаган хезмәткәр эшкә чыккан, ә авырлы хезмәткәр аны алыштырып торган очракта һәм аны авырлы булу срогы беткәнче бу оешмада булган башка эшчә күчереп (аның ризалыгы белән) булмаган очракта;
- авырлы хезмәткәр эшли торган оешма ябылган очракта яки шәхси эшкуар эшчәнлеге туктатылган очракта.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе сайты - https://git16.rostrud.ru
Хезмәт килешүен өзү турында килешү үрнәге - https://peopleandlaw.ru/soglashenie/obrazets-soglasheniya-o-rastorzhenii-trudovogo-dogovora
Авырлы булу вакыты чыкканчыга кадәр хезмәт килешүенең гамәлдә булуын озайту турындагы гариза үрнәге - http://www.trudovoikodeks.ru/poleznoye_obraztsy_zayavleniy_261.shtml
 
pdf
Скачать текст
PDF, 473.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International