Эшкә кабул иткәндә кирәкле документлар
 
Мәҗбүри документлар исемлеге:
 
1) паспорт яки хезмәткәрнең шәхесен ачыклый торган башка документ;
2) хезмәт кенәгәсе, хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелә торган яки хезмәткәрнең ике эш урынын аралаштыра торган очрагыннан кала;
3) мәҗбүри пенсия иминләве таныклыгы (СНИЛС). Хезмәт килешүен беренче тапкыр төзегәндә аны эш бирүче рәсмиләштерә.
4) хәрби хезмәттә исәптә тору документлары – хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби мәҗбүрияттәге затлар өчен;
5) белем һәм (яки) квалификация яки махсус белемнәр турындагы документ.
 
Хезмәткәрләрнең аерым категорияләре өчен өстәмә документлар исемлеге
 
1) 15 яшькә җитмәгән зат белән хезмәт килешүе төзегәндә аның әти-әнисенең һәм опека һәм попечительлек органының язма рөхсәте;
2) эшкә урнашканда медицина белешмәсе, аны биргәндә хезмәткәр тулысынча тикшерелә;
3) хөкемгә тартылмаган (тартылган) булу яки җинаять җаваплылыгына тартылу яки реабилитацияләү нигезләре буенча җинаять җаваплылыгына тартылудан азат ителү турындагы белешмә – суд җаваплылыгына тартылганнары  булган яки тартылган затлар алына алмый торган эшчәнлек белән бәйле эшкә кергәндә, мисалга, педагогик эшчәнлеккә.
3) төп эш урыны буенча хезмәт характеры һәм шартлары турындагы белешмә – хезмәт шартлары зыянлы һәм куркыныч булган урыннарга эшкә алынучылар өчен;
4) Себер шартларында һәм аңа тәңгәлләштерелгән җирлекләрдә  эшләр һәм яшәр өчен каршылыклар булмау турында медицина белешмәсе – башка территорияләрдән әлеге җирлекләргә җәлеп ителгән затлар өчен;
5) эшләргә рөхсәт – чит ил гражданнары өчен, РФ территориясендә мондый рөхсәттән башка да эшчәнлек алып бару хокукы булган чит ил гражданнарыннан кала.
 
Хезмәткәр инициативасы буенча бирелә торган өстәмә документлар исемелеге:
 
- салым түләүченең идентификация номерын бирү турындагы таныклык (ИНН);
- балаларның туу турында таныклыклары (НДФЛ буенча вычет алу, балалары булган хезмәткәрләргә каралган гарантияләр һәм компенсацияләрдән файдалану максатыннан);
- башка эш бирүчедәге эш урыныннан (урыннарыннан) хезмәт хакы турындагы белешмә (белешмәләр).
 
pdf
Скачать текст
PDF, 270.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International