1986 елның 12 гыйнварында Татар АССРның Яңа Чишмә авылында туган.
2008 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (белгечлеге – юриспруденция). 2013 елда юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелгән.
2004 елдан алып 2006 елга кадәр “Эксперт-методика һәм сертификация үзәге” ҖЧҖда юрисконсульт булып эшләгән;
2006 елдан алып 2007 елга кадәр “Татарстан Республикасында ягулык-энергетик ресурсларның сыйфаты һәм алардан рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе” дәүләт учреждениесендә юрисконсульт булып эшләгән;
2007 елдан алып 2008 елга кадәр “НефТех” ЯАҖда юрисконсульт;
2008 елдан алып 2011 елга кадәр Казан шәһәре Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе;
2011елдан алып 2017 елга кадәр Казан шәһәре Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе;
2017 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде