Заһидуллин
Рөстәм Илдус улы
Татарстан Республикасы юстиция министры
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 16
Телефон:
+7 (843) 292 00 70, 222-60-00
E-Mail:
minjust@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1986 елның 29 апрелендә Казан шәһәрендә туган.

2008 елда Казан дәүләт университетытының юридик факультетын тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән. 2011 елда, кандидатлык диссертациясен яклап, аспирантураны тәмамлаган.

2006 елдан алып 2009 елга кадәр “Татарстан балык хуҗалыгы» җитештерү берләшмәсе” ДУПдә юрист вазыйфаларында (2006-2008), аннары – юридик бүлек башлыгы (2008-2009) булып эшләгән.

2011 елдан алып 2014 елның августына кадәр Татарстан Республикасы Прокурорының Татарстан Республикасы вәкиллекле (закон чыгару) һәм башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек буенча ярдәмче вазыйфасын үтәгән.

2014 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп билгеләп куелган.

2015 елда законлылыкны, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләнде.

Өйләнгән. Өч баласы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International