«Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары» мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында видеоконференция режимында йомгаклау коллегиясе утырышы
20.01.2016

Үткәрү вакыты: 20 гыйнвар 2016 ел, 10.00 сәгатьтә башлана

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залы (Казан, Пушкин ур., 66/33 й.)

Коллегиядә катнашалар:

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коллегия әгъзалары;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары;

Татарстан Республикасы Президент Аппараты вәкилләре;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре;

Татарстан Республикасы башкарма комитеты органнарының вазыйфаи затлары; суд органнары, прокуратура органнары вәкилләре;

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил;

Башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары вәкилләре;

члены Общественного совета при Министерстве юстиции Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый Советы әгъзалары;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре;

җәмәгатьчелек вәкилләре;

чакырылганнар;

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары вәкилләре видеоконференция режимында.

Коллегиядә чыгыш ясыйлар:

1. Глухова Лариса Юрьевна, Татарстан Республикасы юстиция министры, «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары»;

2. Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, «Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләре үтәлеше контролен гамәлгә ашыру» («Осуществление контроля за переданными отдельными государственными полномочиями Республики Татарстан»);

3. Гафаров Роман Фәһим улы, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары, «Россия Федерациясендә  җәмәгать судьялары турында» Федераль законны һәм «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре»;

4. Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, Биектау муниципаль районы башлыгы,

«Биектау районы җирле үзидарә органнарының норма чыгару һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлеге»;

5. Гыйрфанов Илнар Исрафил улы, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе, «Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының халыкны хокукый яктан агарту һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, норматив хокукый актларга иҗтимагый экспертиза өлкәсендә хезмәттәшлек итеп уртак проектларны гамәлгә ашыруы: уңай тәҗрибә һәм үсеш перспективалары»;

6. Халиков Илдар Шәфкат улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры.

 

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International