Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан түләүсез юридик ярдәм
20.11.2015

2015 елның 20 ноябрендә, Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү уңаеннан,  Россия Федерация территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.

Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә балалар хокуклары, опеканың юридик аспектлары һәм балалар белән ата-ана мөнәсәбәтләре буенча лекцияләр һәми семинарлар, шулай ук, түбәндәге төркемнәргә кергән затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә: ятим балалар, караучысыз калган балалар, тәрбиягә караучысыз калган баланы алырга теләүчеләр; уллыкка алучылар, инвалид балалар, законлы вәкилләр.

Чараларда федераль органнарның башкарма хакимиятенең территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, мәгариф һәм башка оешмалар вәкилләре, шулай ук,  адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.

Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү уңаеннан республиканың муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә торган чаралар булачак урыннар исемлеге Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының рәсми сайтында, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының рәсми сайтларында урнаштырылачак.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International