«Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы
12.11.2015

Үткәрү көне һәм вакыты: 2015 ел, 12 ноябрь, 14.00.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Утырышлар залы (Казан ш., Пушкин ур., 66/33 й.).

Коллегия утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Лариса Юрьевна алып бара.

Коллегия утырышына чакырулы:
Шакиров Минсәгыйть Закир улы – Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе;
Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы - ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе;
Синякова Галина Юрьевна – Татарстан Республикасы прокурорының Татарстан Республикасы башкарма һәм вәкиллек (закон чыгаручы) органнары һәм җирле үзидарә органнары белән арадашлык итү буенча өлкән ярдәмчесе;
Гревцов Андрей Борисович - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы;
Скирда Максим Владимирович – Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча юстиция идарәсе начальнигы урынбасары.

Коллегия эшендә катнашалар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре;
муниципаль берәмлекләр башлыклары, җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына муниципаль норматив хокукый актлар җибәрү өчен җаваплы муниципаль хезмәткәрләр видеоконференция элемтәсе режимында.

«Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару буенча 2015 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш нәтиҗәләре турында» Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы чыгыш ясый.
Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып баруның актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясыйлар:
Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы - ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе;
Гревцов Андрей Борисович - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы;
Синякова Галина Юрьевна – Татарстан Республикасы прокурорының Татарстан Республикасы башкарма һәм вәкиллек (закон чыгаручы) органнары һәм җирле үзидарә органнары белән арадашлык итү буенча өлкән ярдәмчесе;
Тимершина Илгизә Нәҗип кызы – Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары (видеоконференция элемтәсе режимында).



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International