Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
30.09.2015

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2015 елның 30 сентябрендә өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге,Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәү, кадастра һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча медико-социаль экспертиза Баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы,  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, адвокатлар, нотариуслар һәм медиаторлар катнаша.

Өлкән яшьтәге гражданнарга иртәнге 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57нче йорт, 1нче бүлмә) түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77нче автобуслар белән “Павлюхин” җәмәгать тарнспорты тукталышына кадәр барырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International