“2014 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында”гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы йомгак коллегиясенең видеоконференция режимында утырышы
16.01.2015

Уздыру датасы, вакыты: 2015 елның 16 гыйнвары , 14.00 сәгатьтә башлана

Уздыру урыны: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының утырышлар залы, Казан, Пушкин ур., 66/33

Коллгеия утырышына чакырылганнар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
федераль судлар һәм җәмәгать судьялары, прокуратура органнары вәкилләре;
федераль башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары җитәкчеләре;
Татарстан Республикасы министрлыклары һәм башкарма хакимиятенең бүтән органнары җитәкчеләре;
республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары (видеоконференция режимында);
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

Коллгеиядә чыгыш ясыйлар:
1. Глухова Лариса Юрьевна, Татарстан Республикасы юстиция министры: «2014 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» нотыгы белән;
2. Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары: «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге вәкаләтләрне үтәве турында» («Реализация полномочий Министерства юстиции Республики Татарстан в области обеспечения бесплатной юридической помощью») нотыгы белән;
3. Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе: «Җирле үзидарә оештыруны законнар белән җайга салу өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы арасында үзара хезмәттәшлек турында» нотыгы белән;
4. Гыйләҗев Илгиз Идрис улы, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе: «Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясенең кайбер мәсьәләләре» нотыгы белән;
5. Дружков Сергей Николаевич, «ТИСБИ» идарә университеты» ЮҺБ ФМУнең читтән торып уку проректоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы: «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет– эш тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары» нотыгы белән;
6. Халиков Илдар Шәфкать улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International