Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне
26.09.2014

Ил өчен мөһим булган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Татарстан Республикасында бу көнне халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә “Бердәм Россия” партиясе бүлекчәләренең район (шәһәр) иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә – барлыгы 56 пунктта эш көне дәвамында (Казанда 9.00дән алып 17.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә 8.00дән алып 16.00 сәгатькә кадәр).

Консультантлар сыйфатында элеккегечә үк Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары Федераль хезмәте җитәкчеләре һәм вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары булачак.

Барлык катнашучылар белән килештерелгән кизү тору графигы, шулай ук түләүсез консультацияләр пуктларының һәм үзәкләренең адреслары, аларның телефоннары номерлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Россия юристлары ассоциясе” бүлегендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылачак: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International