Балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
30.05.2014

“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы белән берлектә, түбәндәге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк:
- инвалид балаларга;
- ятим балаларга;
- ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга;
- ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә һәм вәкилләренә, алар шушы балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр;
- ятим баланы, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы гаиләсенә тәрбиягә алырга җыенган затларга, алар баланы гаиләгә тәрбиягә урнаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр;
- баланы уллыкка (кызлыкка) алырга җыенган затларга, алар уллыкка (кызлыкка) алуга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр.

Әлеге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм 2014 елның 30 маенда сәгать 10нан алып 13 сәгатькә кадәр Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур., 57, 1 нче кабинет) күрсәтеләчәк.

Чара өчен җаваплы – Фархуллина Наталья Николаевна, элемтә телефоны – (843) 223-02-13.

Сезгә квалификацияле түләүсез юридик ярдәм күрсәтүебезгә шат булачакбыз.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International