Авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы
20.03.2019

“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында”  2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  тарафыннан авыру балалар тәрбияләнә торган  гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыру планлаштырылган. Чара 2019 елның 20 мартында Казан шәһәре, Оренбург тракты, 140А йорт, адресы буенча урнашкан “Роналд Макдоналд йорты”нда узачак. 4, 22, 33, 34, 37, 45 нче автобуслар белән “ДРКБ” тукталышына кадәр килергә.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе, “Медико-социаль экспертизаның Татарстан Республикасы буенча баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 292-26-96.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International