Халыкара инвалидлар көне кысаларында юридик ярдәм күрсәтү
04.12.2018

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2018 елның 4 декабрендә инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.

Инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан,Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Анда “Экопарк Дубрава” җәмәгать транспорты тукталышына кадәр 46 нчы автобус белән барып җитәргә була.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Медико-социаль экспертизаның Татарстан Республикасы буенча баш бюросы”федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашалар.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International