Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне
20.11.2018

Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларны яклауга, опеканың юридик аспектларына һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затларга,   ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләргә, балаларны уллыкка-кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырылачак.

Казан шәһәрендә алда әйтелгән максатчан  төркемнәргә түләүсез юридик  ярдәм күрсәтү чарасы 2018 елның 20 ноябрендә, “Татарстан халыклары дуслыгы йорты”нда 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр уздырылачак. Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йортка  4, 5, 25, 43, 68, 71, 77 нче автобуслар белән “Павлюхин” тукталышына кадәр килергә кирәк.

Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасында Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасының Адвокатлык һәм Нотариаль палаталары, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм опека һәм попечительлек идарәсе вәкилләре катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International