Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча 2017 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы
09.08.2017

Көне, уздырылу вакыты: 2017 елның 9 августы, 09.00 сәгатьтә башлана
Уздырылу урыны: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференц-залы (Казан, Кремль ур., 16 йорт, 2 этаж)
 
Рәислек итә:
Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы юстиция министры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе рәисе
 
Коллегиядә катнашалар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе;
Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе, рәис урынбасары;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе;
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре;
Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчеләре, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчеләре;
Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;
структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре;
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хемәткәрләре (видеоконференцэлемтә режимында).
 
Чыгыш ясаучылар:
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Рагозина Надежда Владимировна «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча 2017 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында» темасына;
Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Гафаров Роман Фәһим улы «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегендәге кыенлыклар турында» темасына;
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының баш суд приставы Ильясов Радик Мөдәррис улы «Җәмәгать судьялары суд участокларында иминлекне тәэмин итү өлешендә суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлеге» темасына;
Әлмәт суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Ишморатов Рәшит Нәсим улы «Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең уңышлары һәм перспектив бурычлары турында» (видеоконференцэлемтә режимында) темасына.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International